Хәвеф-хәтәр
10 март 2023, 11:50

Янгын чыккан

Балалар лагере зыян күргән.

Янгын чыкканЯнгын чыккан
Янгын чыккан

Бүген төнлә янгын очрагы теркәлгән. Әлеге хәл Хәйбулла районында булган. Анда «Аксарлак» балалар сәламәтләндерү лагереның йокы корпуслары тулысынча янып беткән.

Бу хакта район башлыгы Рөстәм Шәрипов хәбәр итә. "Хөрмәтле хәйбуллалылар, районда коточкыч янгын булды. Бүген төнлә „Аксарлак“сәламәтләндерү лагереның йокы корпуслары тулысынча янып бетте. Янгынның сәбәбе билгеләнә. Янгын-ул һәрвакыт бәла. Ут беркемне дә, бернәрсәне дә кызганмый. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Ачык чыганаклар мәгълүматлары буенча, 2022 елда лагерьның түбәсе һәм йокы корпусларының тышкы ягы ремонтланган булган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас