Хәвеф-хәтәр
10 март 2023, 06:44

Тула өлкәсендә исерек нәнәй 8 айлык баланы туңдырып үтерә язган

Ярый, полиция хезмәткәрләре коткарган.

trinixy.ru Тула өлкәсендә исерек нәнәй 8 айлык баланы туңдырып үтерә язганtrinixy.ru Тула өлкәсендә исерек нәнәй 8 айлык баланы туңдырып үтерә язган
Тула өлкәсендә исерек нәнәй 8 айлык баланы туңдырып үтерә язганФото:trinixy.ru

“Вести Тула” хәбәр итүенчә, Дубовка авылында полиция хезмәткәрләре сабыйны үлемнән коткарган.

Полициягә 50 яшьлек исерек хатынның бала күтәреп берничә сәгать буе урамда йөрүен күргән кешеләр шалтыратып хәбәр итә. Алар хатынның баланы берничә тапкыр коляскадан төшереп җибәрүен күргәннәр, баланың аягында итеге булмавын исәпкә алганнар. Әмма полиция килгәч, хатын баланы бирүдән баш тарткан, сугышырга да маташкан.

Полиция хезмәткәрләре баланы хастаханәгә илткәннәр, юлда барганда аның кулларын, аякларын уып җылытырга маташканнар. Бәхеткә, бала туңмаган. Аны әнисенә биргәннәр һәм хәзер исерек нәнәй белән хокук саклау органнары сөйләшәчәк.

Якутиядә 25 яшлек исерек хатынның 1,5 яшьлек һәм 3 яшьлек ике баланы берүзен калдырып чүп түгәргә чыгып китүе турында хәбәр иткән иде "Царьград" басмасы. Хатын танышының фатирында уянып китә һәм анда ничек, кайчан барып эләгүен хәтерләми. Кечкенә бала әнисе кайтканчы туңып үлгән, икенчесе өшегән. Тикшерүчеләр ачыклавынча, урамда минус 30 градус суык булган, фатирда исә минус 7.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас