

Атмосфера һавасы – һава торышына карап, сыйфаты тиз үгәрә торган мохит. Шуңа һаваның пычрануы турында дөрес мәгълүмат алу өчен автоматлаштырылган постлар челтәре кирәк, ди республиканың экология министрлыгының дәүләт аналитика контроле идарәсе директоры Валентина Сәфәрова.
Бүген безнең төбәктә мондый постлар җитешми. Стәрлетамакта – 2, Салаватта тагын 1 станция кирәк. Моннан тыш, предприятиеләргә автоматлаштырылган контроль урнаштыру күзаллана.
“Мондый система ярдәмендә төгәл мәгълүмат алып булаачк. Ул пычратуда гаеплене ачыкларга һәм анык карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк”, – ди белгеч.
Роспотребнадзорның бүлек җитәкчесе Лариса Кильдюшова әйтүенчә, аларның ведомствосы халыктан килгән һәр мөрәҗәгатьне анализлый. Тиз арада урынга чыгып, хәтта төнге вакытларда да тикшерә.
“Күчмә лаборатория ярдәмендә 30-40 минут эчендә һава сыйфатын ачыкларга мөмкин. Стационар лабораторияләрдә дә икенче тәүлеккә нәтиҗәләр билгеле була”, – ди ул.
Экология өлкәсендә тәртип бозуларга очрасагыз, 8800-77-50-170 номеры буенча Роспотребнадзорга яки +7 (347) 218-04-30 номеры буенча Экология министрлыгының диспетчер хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз.