+20 °С
Болытлы


Уфада башкорт опера һәм балет театры актрисасына декорация төшкән. Әлеге аянычлы хәл нәтиҗәсендә аның башы җәрәхәтләнгән. Бу бүген аның чыгышы вакытында булган. Урынга ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы килгән. Билгеле булганча, артистларны бу хәл бик нык гаҗәпләндергән, ризасызлык тудырган. Хатын-кызның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.