Хәвеф-хәтәр
10 март 2023, 08:10

Һаваны тәүлек әйләнәсе тикшерәләр

Салават, Стәрлетамак, Ишембайда яшәүчеләр нинди һава сулый?

Социаль челтәр.Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә химия, нефть химиясе предприятиеләре урнашкан. Бу төбәктә яшәүчеләр һаваның пычрануы һәм начар ис булуы турында зарлана. Күзәтү постларында пычратучы матдәләрнең артып китүе даими теркәлә, ди республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

9 мартта үткән “Башкортстанда һава” дип исемләнгән брифинг та әлеге мәсьәләгә багышланды. Росприроднадзорның Көньяк Урал төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Кулагин Салават шәһәрендәге күчмә лабораторияләр эше турында сөйләде. Аның әйтүенчә, һаваның сыйфаты тәүлек әйләнәсе тикшерелә.

“Салават, Стәрлетамак, Ишембайда яшәүчеләр дә актив ярдәм итә. Белгечләр үз эшләре турында бәян итеп тора. Әле зарарлы матдәләр артып китү фактлары ачыклану очраклары буенча лаборатория нәтиҗәләрен көтәбез. Аннары предприятиеләр эшчәнлеген яхшырту буенча эшләр билгеләнчәк”, – диде ул.

Нияз Фазылов һаваны пычратучы матдәләрне контрольдә тоту нәтиҗәләре көн саен министрлык сайтына урнаштырыла, нормадан тайпылышлар булганда, шунда ук һаваны пычратучы чыганак ачыклана, дип аңлатты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас