

Магнитогорскидан килгән 10 турист Баймак районының Гаделша шарлавыгы янында кар тоткынында калган. Бу хакта БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 10 кешедән торган туристлар төркеме карда батып калуы һәм аларга ярдәм кирәклеге турындагы хәбәр 8 март кичендә килеп ирешкән.
“Туристлар төркеме Магнитогорскидан Баймак районының Гаделша шарлавыгына килгән. Әмма үзаллы кире китә алмаган. Начар һава шартлары аркасында юлларны кар баскан һәм туристлар батып калган, – дип язган Фәрит Гомәров. – 20.30 сәгатьтә ике каргизәрдә килгән коткаручылар карда батып калган беренче партия кешеләрне (алар арасында 16 яшьлек үсмер дә булган) тәүге лагерьга кадәр эвакуацияләгән. Каза күрүчеләрне җылыну пунктында урнаштырганнар. Ул арада коткаручылар калган туристлар артыннан юлланган. 23.00 сәгатьтә 10 кешедән торган төркемне Сибайга эвакуацияләгәннәр. Анда каза күрүчеләрне Магнитогорскидан килеп җиткән туганнары көтеп торган”.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров ассызыклавынча, бу очрак чираттагы тапкыр походка чыгар алдыннан туристик төркемнәрнең теркәлергә тиешлеге турында сөйли. Бары тик теркәлгәндә генә походта ул-бу булган очракта үзвакытында ярдәм күрсәтеп була, дип язган ул.
Чыганак: bashinform.ru