Хәвеф-хәтәр
6 март 2023, 10:43

Туган көнендә һәлак булган

Кызганыч...

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Хабаровскида исерек ир, туган көнен бәйрәм иткәндә машинада полициядән качарга теләп, һәлак булган.
Моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән ир үзенең 23 яше тулуны күптән түгел сатып алган Isuzu Gemini руле артында үткәргән. Яшь ир берничә рюмка хәмер эчкән дә төнге шәһәрдә җилдерергә уйлаган. Машина салонында сөйгәне һәм дуслары да булган.
Кайсыдыр бер мизгелдә ул ЮХХДИ хезмәткәрләре игътибарын җәлеп иткән, инспекторлар аны куа киткән. Ничек тә булса тотылмаска теләп, ир идарә итүне югалта һәм агачка бәрелә. Ул шунда ук һәлак булган. Аның 19 яшьлек йөргән кызы реанимациядә һәлак булган. Тагын ике пассажир җиңелчә җәрәхәтләнгән. 

Хәмер эчкән килеш руль артына утыруны берничек тә аклап булмый, әлбәттә. Әмма полицейскийлар зур тизлектә җиңел машинаны куа китмәсә, кем белә, бәлки, водитель дә, аның сөйгәне дә исән калырлар иде? Охшаш очракларда ел саен  ничәмә  водитель шулай авариягә эләгеп һәлак була...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас