Хәвеф-хәтәр
3 март 2023, 07:36

Ике яшьлек бала пешкән

Аны районнан Уфа дәваханәсенә озатканнар. Хәле ничек? 

Ике яшьлек бала пешкәнИке яшьлек бала пешкән
Ике яшьлек бала пешкән

Кичә, 2 мартта, Туймазы районында бер сабый белән бәхетсезлек килеп чыккан. Ике яшьлек малайның әнисе сүзләренчә, бала ялгыш өстенә зур стакан кайнар чәй түккән. Сабый бик нык пешкән.

Аны ашыгыч рәвештә район дәваханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Бүген табиблардан алган мәгълүматларга караганда, кечкенә пациентның хәле уртача, Уфа дәваханәсенә алып килгәннәр. Аның гәүдәсе 1нче һәм 2нче дәрәҗәдә 12% пешкән.

Кечкенә балаларга карата бик игътибарлы һәм уяу булырга кирәк шул. Сабый исән-сау терелеп чыксын! 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас