Хәвеф-хәтәр
2 март 2023, 07:45

Үсмер кыз математикадан контроль эшенә барасы килмәгән...

Ул реанимациягә эләккән. 

chehov-vid.ruchehov-vid.ru
Фото:chehov-vid.ru

 Уфада 8 сыйныфта укучы кыз мәктәптә алгебрадан контроль эшкә бармас өчен бер уч дару төймәләре эчкән. Бу хакта Mash Batash Телеграм-каналы хәбәр итә.

Чыганак язуынча, укучы кыз ахирәте белән дәресләр алдыннан дарулар эчәргә дип сөйләшкәннәр, әмма ахырда дус кызы моны эшләмәскә булган. Нәтиҗәдә 8 сыйныфта укучы кыз авыртуны баса торган 33 дару төймәсе эчкән һәм реанимациягә эләккән.

Үсмерне балалар реанимациясенә салганнар. Әле аның хәле тотрыклы. Ул акрынлап тернәкләнә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас