Хәвеф-хәтәр
2 март 2023, 09:19

Кеше алдап йөриләр

Извещательнең ничә сум торганын беләсезме?

hron.ruhron.ru
hron.ru

Республикада кыйммәт хакка янгын сүндерү корылмалары сатучы мошенниклар барлыкка килгән.

Шуңа игътибарлы булыгыз, дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән. Мошенниклар, үзләрен ведомство хезмәткәрләре дип таныштырып, извещательләр куярга үгетлиләр. Һәм хаклары 4-5 тапкырга кыйммәт булган, 2000 сумнан башланган корылмаларны сатып алдырталар.

“Шуны онытмагыз: Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түләүле хезмәтләр күрсәтми. Янгын сүндерү җайланмалары сату өчен хезмәткәрләр өй буенча йөрми. Янгын турында кисәтүче корылмаларның уртача хакы – 500 сум тирәсе. Сез аларны үзегез гадәти кибетләрдә дә, интернет аша да сатып ала аласыз. Бу җайланмалар узган ел гына 1175 кешенең гомерен саклап калды”, – диләр коткару хезмәтеннән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас