

Бу хәбәрне галим эшләгән SSGEOS гыйльми институты тараткан. Аның сүзләренә ярашлы, 3 - 7 март көннәрендә планеталар якынлашуы сәбәпле зур сейсмик активлык тууы ихтимал. Җир шарының 12 урынында 8,5 һәм аннан зуррак магнитудалы җир тетрәүләре фаразлана.
Хугербитс билгеләвенчә, Японияның көньягы, Индонезия, Португалия, Греция, Пакистан, Төньяк Американың бер өлеше һәм Курил утраулары хәвефле зоналар итеп атала. "Мин һич тә арттырмыйм һәм куркытырга да җыенмыйм. Бу бары тик кисәтү генә", - дип белдергән галим.
Күптән түгел геолог һәм галим Окан Тюйсюз туристларны Төркиянең популяр курортларында җир тетрәүләре куркынычы турында кисәткән. Ял итүчеләр арасында аеруча популяр булган Измир, Мугла, Анталья, Истанбул хәвеф зонасына керә.
Фото:rbc.ru