Хәвеф-хәтәр
1 Марта 2023, 05:05

Нәни бала акча йоткан

Бәләкәй чакта булгалый инде...

9111.ru9111.ru
Фото:9111.ru

Мәсәгутьтә яшәүче 1,5 яшьлек бала 1 сумлык акча йоткан. Республика клиник дәваханәсе табиблары акчаны алганнар.

Ят җисемне Мәсәгуть үзәк район хастаханәсе табиблары рентген снимокта ачыклаганнар. Ата-ана бала тимер акча йоткандыр дип башларына да китермәгән.

Сабыйны тиз арада башкалага, Республика клиник дәваханәсенә озатканнар. Анда эндоскопия ысулы белән тимер тәңкәне алганнар. Хәзер бала үзен яхшы хис итә, аның сәламәтлегенә берни янамый.

Мәсәгуть Үзәк район хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, бу –  ел башыннан  ят җисемнәр йотуның өченче очрагы. Ят предметларның барысын да алганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас