

Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә җепшек кар яву сәбәпле узган тәүлектә биналар түбәләреннән боз кисәкләре төшүнең 14 очрагы теркәлгән. Ике очракта кешеләр зыян күрсә, 12 очракта машиналарга зыян килгән.
Каза күрү очраклары Октябрь һәм Орджоникидзе районында теркәлгән. Беренче очракта 2006 елгы үсмер Кольцевая урамындагы 129 санлы йорт түбәсеннән боз төшү сәбәпле травмпунктка мөрәҗәгать иткән. Ярдәм күрсәткәч, аны өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Икенче очрак Яр буе урамындагы 3 санлы йорт янында теркәлгән. Анда 10 катлы йорт түбәсеннән шулай ук 2006 елгы үсмер кыз өстенә боз төшкән. Аны дәваханәгә салганнар.
"Күпләп явым-төшем яуган чорда биналар түбәләреннән, балкон козырёкларыннан кар һәм боз төшү ихтималы берничә тапкыр арта. Бу уңайдан йортлар, административ биналар яныннан узганда аеруча сак булуыгыз сорала. Шундый объект яныннан узардан алда түбәгә күз салыгыз: кар катламы яисә боз күрсәгез, юлыгызның ул өлешен башка маршрут белән үтәргә тырышыгыз. Бу машина хуҗаларына да кагыла: андый биналар янында транспорт чараларын калдыру киңәш ителми. Йорт түбәләрендә кеше гомеренә я сәламәтлегенә янаган кар яисә боз массалары күрсәгез, кичекмәстән Уфаның Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә (279-90-00) яисә 112 номеры буенча шалтыратуыгыз сорала", - диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru