Хәвеф-хәтәр
28 февраль 2023, 08:21

Мәет торып утырган

Төркиядә җир тетрәгәннән соң табылган ирне үлгән дип уйлаган булганнар.

Мәет торып утырганМәет торып утырган
Мәет торып утырган

Төркиядә җир тетрәүдән соң җирләнәсе мәет табутка салганда торып утырган.

Төркиядә нәшер ителүче Expat Guide Turkey басмасы хәбәр итеүнчә, коткаручылар Әхмәд әл-Мәгриби исемле ирне җимерекләр астыннан берничә атна элек тартып чыгарганнар. Табиблар аны үлгән дип таныган.

Әхмәдне моргка алып киткәннәр, туганнары аны таныганнар. Тик күмү мәшәкатьләренә әзерләнгәндә, мәет торып утырган. Туганнары өчен бу, әлбәттә, көтелмәгән хәл булган. Әмма азагы сөенечле тәмамланган, Әхмәдне дәваланырга хастаханәгә озатканнар.

Чыганак: www.tatpressa.ru

Expat Guide Turkey  

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас