

Икенче туган көннәре дә бар хәзер.
Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәп бик күп кешеләрнең гомерен өзде. Бу авыр кайгы зыян күргән ике күрше илне генә тетрзндермәде, аңлы кешелек бу кайгыны үз кайгысы кебек кабул итте. Һәлак булучылар күп... Әмма дөньяда бер дә уйламаганда бәхетле чишелешләр дә очрый. Әйтик, шушы көннәрдә, җимереклекләр астыннан 90 яшьлек әбине табулары бу хәбәрне ишеткән һәр кешене аптыратты. Күпне күргән белгечләрне дә таң калдырган мондый хәлләр булып тора.
90 яшьлек әби янында аның 70 яшьлек улы да исән булган. Аларны чокып чыгарганнар. Өлкән яшьтәге бу ике кеше сусыз, ризыксыз һәм авыр шартларда шулкадәр күп вакыт ничек түзгәндер, бер Аллаһ белә... Гомерләре бетмәгән булгач, менә, ташлар астыннан да исән чыккан алар.
Коткаручылар анда тере кешеләрне табуга өметләрен югалтып бара. Җир тетрәгәннән соң 20 көн узды. Алай да, нинди могҗиза булмас...
Бүген яңалыкларда ачлыктан ябыгып, хәлсезләнеп киткән бер мәчене табулары турында сөйләделәр...
Фото:53news.ru