

Уфаның Кольцевая урамында торак йорт ишелә башлаган. Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу вакыйга турындагы хәбәр бердәм дежур-диспетер хезмәтенә килеп ирешмәгән. Белгечләр бу хакта социаль челтәрлргә анализ ясаганда белеп калган.
“Әлегә билгеле мәгълүматлар буенча, торак йорт фасадыннан штукатурлаган декоратив катлам 27 февраль төненә карый өлешчә ишелгән. Каза күрүчеләр юк. Бу йортны хезмәтләндерә торган идарәче компания вакыйга урынын килеп күргән. Штукатурканың калган өлешләрен алар бәйсез экспертиза үткәргәннән алып ташларга җыена”, – дигәннәр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru