

Уфаның Халыклар дуслыгы урамында төзелеп килгән йортта бәхетсез очрак була.
Башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төзелеш компаниясенең 28 яшьлек хезмәткәре җылыту конвекторларын бушаткан. Йөкне югары катларга мендерү өчен күтәрү җайланмасы кулланылган. Якынча мәгълүмат буенча, егет ялгыш баскан һәм лифтның шахтасына төшеп киткән.
Бәхеткә, сигезенче каттан егылуга карамастан, ир исән калган.
Коткаручылар, лифт шахтасына төшеп, зыян күргән егетне носилкаларда өскә чыгарган һәм медикларга тапшырган.