

Саратовта авыру хатынның малае чакыру буенча килгән фельдшер кызларны кыйнаган. Бу хакта үзенең Телеграм - каналында Саратов өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Олег Костин хәбәр итә. 26 февраль көнне медицина ярдәме таләп ителгән хатынның улы фельдшерларга кул күтәрә. 38 яшьлек ир медикларга фатирда һөҗүм итә. Вакыйга урынына полиция һәм тагын бер ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртканнар. Фельдшерлар ябык баш сөяге-мие җәрәхәте алган, баш мие селкенүгә шик бар. Йодрык уйнатучы ирне полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Тикшерү эше оештырганнар. Менә бит. Чакыру буенча килгән медикларның үзләренә ярдәм кирәккән...
Чыганак: lenta.ru