Хәвеф-хәтәр
26 февраль 2023, 10:14

Тәбикмәк ашап үлгән?

Тамак тәмугка кертә дигәннәре шул микән?

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Омск өлкәсендә яшәүче хатын тизлеккә тәбикмәк ашау ярашында катнашканда кинәт чәчәгән һәм үлгән.

38 яшьлек  Татьяна Чайкина “Коммунальник”  санаториенда дәваланган. Кичә, 25 февральдә санаторийда Май чабуны  (Масленица) бәйрәм иткәндә тизлеккә тәбикмәк ашау ярышын оештыралар. Татьяна да үз көчен сынап карарга була, әмма чәчи. Шунда ук зәңгәрләнә,  тын ала алмый башлый. Хатын ашыгыч ярдәм килгәнче үк вафат булган.

Хатынның үлеменең төгәл сәбәбе билгеле булмаса да, Эчке эшләр министрлыгы бу хәлне раслаган. Тикшерү эше оештырылган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас