

Бүген, 26 февральдә, Бөре районында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авария Уфа-Яңавыл юлының 91нче километрында булган.
Беренче авария көндез 15.00 сәгать тирәсендә теркәлгән. “Datsun” белән и “Daewoo Nexia” автомобильләре бәрелешкән. Соңрак юлның икенче өлешендә тагын өч машина – “Лада Гранта”, ВАЗ-2110 һәм “Volkswagen Polo” бәрелешкәннәр.
“Юл-транспорт вакыйгаларында каза күрүчеләр юк, машиналар яньчелгән. Аварияләр урыннарында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре водительләр һәм пассажирларга ярдәм күрсәткән, транспортның өзлексез хәрәкәтен оештырганнар”, – диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru