

Республиканың Экология министрлыгы белгечләре социаль челтәрләрдәг таралган Баймак – Сибай трассасы тирәсендә бүреләр көтүе йөрүне тасвирлаган видеоязманың дөрескә туры киләме, юкмы икәнлекне тикшерә.
Шаһитлар төшергән видеодан күренүенчә, бүреләргә охшаган җәнлекләр үзләрен кыю тота, якыннан узган машиналар тавышыннан курыкмый. Әмма министрлык инспекторларының берсе фикеренчә, бу бүреләр түгел, этләр.
Ведомствода республикада бүреләргә ауның март ахырына кадәр дәвам итүен искә төшерделәр.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Видеодан скриншот.