+21 °С
Болытлы


Бөре районының Суслово авылында яшәүче яшь ир өчен кышкы күңел ачу чарасы күңелсез тәмамланган. 21 яшьлек егет ВАЗ-2111 машинасына тагылган тюбингта шуган. Кинәт кенә бер мизгел эчендә “ватрушка” каршы юл полосасына чыгып очкан да “Лада Гранта” тәгәрмәче астында калган. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән тюбингтагы яшь егет үлгән.
БР буенча ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов сүзләренчә, тюбинг тагып йөргән “ВАЗ-2111” водителе гамәлләренә юридик бәя биреләчәк.
Чыганак: bashinform.ru