Хәвеф-хәтәр
22 февраль 2023, 10:01

Томск укучылары тукталышта граната тапканнар

Куркыныч табылдык шартлаган...

Руфина Таҗиева Лента.ру Томск укучылары тукталышта граната тапканнарРуфина Таҗиева Лента.ру Томск укучылары тукталышта граната тапканнар
Томск укучылары тукталышта граната тапканнарФото:Руфина Таҗиева / Лента.ру

    Томск өлкәсендә  мәктәп укучылары автобус  тукталышы янында граната тапканнар. Табылдык белән уйный торгач, аның предохранителен тартып чыгарганнар. Граната көчле тавыш тавыш чыгаргач, куркыныч коралны читкә атып бәргәннәр...

   Бәхеткә каршы, граната шартлавыннан беркем дә зыян күрмәгән, әмма шундагы магазинның стенасы һәм машиналар зыянланган.

   Әлеге вакытта хокук саклаучылар бу хәл буенча тикшерү эше алып бара.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас