Хәвеф-хәтәр
22 февраль 2023, 05:44

Мәскәү үзәгендәге янгында 7 кеше һәлак булган

Зур кайгы...

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Мәскәү үзәгендәге "Москабельмет" оешмасының кунакханәсендә (кайсыбер чыганакларда тулай торак дип тә язалар) чыккан янгында биш өлкән яшьтәге кеше һәм ике (1 һәм 13 яшьтәге ) бала һәлак булган. Унбер кеше каза күргән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, ялкын ялмап алган бинадан 200 кешене эвакуацияләгәннәр.

Мәскәү янгын сүндерүчеләре 300 кв.м. мәйданда янгын белән көрәшкән. "112" Телеграм-каналы янгын бишенче катта чыккан дип яза. Анда яшәүчеләр сүзләренчә, кичен салгаларга яраткан һәм еш кына күршесендә яшәүчеләр белән сүзгә килгән ир ремонт ясаучы күп балалы гаилә белән талашкан. Әйткәләшеп алгач, күршеләрнең берсе ишектәге "глазок"тан ишегалдындагы капчыклар януын күрә һәм кичекмәстән махсус хезмәтләрне чакырта.

Чыганак: "Башинформ". 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас