Хәвеф-хәтәр
22 февраль 2023, 13:00

Коллекторга төшеп, пешеп үлгән

Яп-яшь кенә көе нинди аянычлы үлемгә дучар булган.

Коллекторга төшеп, пешеп үлгәнКоллекторга төшеп, пешеп үлгән
Коллекторга төшеп, пешеп үлгән

     Новосибирскиның Джерзинский районында  аянычлы хәл булган – биредә 26 яшьлек ир-ат коллекторга егылып төшкән һәм кайнар суда пешеп үлгән. Бу хакта NGS.RU. порталы хәбәр итә.

    Мәрхүмнең танышы сөйләвенчә, ирнең гәүдәсен 19 февраль көнне Гоголь урамында күп катлы йорт янындагы коллекторда тапканнар. Ул, күрәсең, берүзе булгандыр. Шулай да кайсыбер кешеләр әйтүенчә,  егетне фаҗига алдыннан компаниядә күрүчеләр булган.

   “Аның бөтен тәне пешкән иде. Артемга 26 яшь. Бик яхшы кеше, оста куллы, мәрхәмәтле, кызыклы, шаян холыклы иде”, - дип хәтерли аның турында ахирәте. Фаҗигадан соң тикшерү эшләре башланган. Суд экспертизалары билгеләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул  ителәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас