Хәвеф-хәтәр
20 февраль 2023, 19:51

Үсмер вейп тартудан үлгәнме?

Яшьләр төрле вәсвәсәгә тиз бирешүчән шул...

krasnoarmeyka.rukrasnoarmeyka.ru
Фото:krasnoarmeyka.ru

Подмосковьеның Ногинск шәһәрендә кадет мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучысы вейп тарткан һәм үлгән. Бу хакта Mash  Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма язуынча, баланың гәүдәсен кич кайткан әти-әнисе тапкан. Шул ук Mash  13 яшьлек малайның әйберләре арасында газ белән баллончик һәм электрон тәмәкедән пар чыгаручы җайланма табылуын да яза.

Әлегә малай үлеменең төгәл сәбәбе юк.

Газ белән баллончикны, зажигалкалар кебек үк токсикоманнар куллануы да билгеле. Газ сулау кислород җитешмәгән халәткә яисә гипоксиягә китерә, ә бу халәтнең кискен формасы кеше гомеренә үлем белән яный.

Моңа кадәр Калининградта 7 сыйныфта укучы кыз, вейп тартып, агуланган һәм комага киткән иде. 8 февральдә  ике үсмернең реанимациягә эләгүе билгеле булды, һушларын юагалтыр алдыннан алар мәктәптә вейп тарткан булган.

...Ә бит күп илдә бу матдәләр тыелган. Вейплар сатуны тыйган законнарны бездә дә бер заман кабул итәрләр микән?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас