Хәвеф-хәтәр
21 Февраля 2023, 16:58

Көмешкә куганда...

Хәвеф сагалап тора шул.

БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә Баймак шәһәренең Куйбышев урамында 8*4 метр мәйдандагы йортта көмешкә аппаратыннан газ-һава катнашмасы чыгу турында хәбәр килгән.

Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр һәм башка махсус хезмәтләр килгән. Янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән, махсус хезмәтләр килеп җиткәнче ялкынны сүндергәннәр.

Нәтиҗәдә ир белән хатын каза күргән. Ирне дәваханәгә салганнар, хатын исә медикларга күренгәннән соң госпитализациядән баш тарткан.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас