Хәвеф-хәтәр
20 февраль 2023, 16:52

Төркиядә хәрабәләр астыннан 114 меңнән артык кеше коткарылган

armenianreport.comarmenianreport.com
Фото:armenianreport.com

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы җир тетрәүдән соң хәрабәләр астыннан коткарылган кешеләр саны 114 меңнән артты. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдерде.

Эрдоган сүзләренчә, җир тетрәү дөнья тарихында моңарчы булмаган зур фаҗига булды. Зыян күргән 11 провинциядә 118 меңнән артык бина авария хәлендә дип танылган. Соңрак аларны сүтәчәкләр.

“Хәзерге вакытта хәрабәләр астыннан 114 834 кеше  коткарылган. Берничә объектта, башлыча Хатайда эзләү-коткару эшләре дәвам итә”, – диде ул Хатай провинциясендә узган брифингта.

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында Кахраманмараш провинциясендә 9 сәгать аерма белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәүләр теркәлде. Җир асты тирбәнешләре Төркиянең 11 провинциясендә һәм күрше илләрдә сизелде. Сүрия дә җитди зыян күрде.

Чыганак: ria.ru

ru.sputnik.kg
Фото:ru.sputnik.kg
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас