Хәвеф-хәтәр
20 февраль 2023, 12:28

Хәбәрсез югалган Алесяны эзлиләр

Хатын гыйнвар ахырында гаип булган. 

Лиза Алерт» РБЛиза Алерт» РБ
Фото:Лиза Алерт» РБ

Республикада 28 яшьлек Алеся Шәрәфетдинованы  (Мартьянованы) эзлиләр. Ул 27 гыйнварда хәбәрсез югалган. Бу хакта “Лиза Алерт” хәбәр итә.

Яшь хатынның билгеләре: ябык гәүдәле, сары чәчле, зәңгәр күзле. Буе – 168 см. Коткаручылар сүзләренчә, югалган хатынның нинди киемдә булуы билгесез.

Кем дә кем Алеся Шәрәфетдинованы күргән булсагыз, кичекмәстән 8-800-700-54-52 яисә бердәм 112 номерына шалтыратуыгыз сорала. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас