

Хабаровскида картәтисе 8 яшьлек оныгын машина руле артына утырткан. Видеоны Хабаровск крае буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында бастырганнар.
Видео кадрларыннан күренүенчә, “Ученик” билгесе беркетелгән машина руле артындагы 8 яшьлек малай юлның уң як полосасыннан зур тизлектә бара. Соңрак автомобильне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктата.
Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, малайга руль артына утырырга аның 50 яшьлек картәтисе рөхсәт иткән. Әйткәндәй, картәти кешене водитель таныклыгыннан мөхрүм иткәннәр, әмма моңа карамастан, ир шәһәр автомәктәпләренең берсендә машина йөртү буенча инструктор булып эшли. Аның “права”сын ни сәбәпле тартып алулары хәбәр ителми.
Полицейскийлар иргә карата административ протокол төзегәннәр. Тикшерү оештырылган.
Ай-һай, 8 яшьтән үк рульгә балаларны утырта башласаң, киләчәктә алардан ни көтәргә булыр?
Чыганак: lenta.ru