Хәвеф-хәтәр
18 февраль 2023, 17:32

Әнисе гомере өчен кызыннан 500 мең сум акча таләп итәләр

Ул көнне эшкә киткән хатын өйгә кайтмый. 

103news.com103news.com
Фото:103news.com

Мәскәүдә  архитектор хатын-кызны урлаган билгесез кешеләр аның кызыннан ярты миллион сум акча таләп итә. Акча китереп бирмәсәң, әниеңне тураклыйбыз, дип яный алар.

47 яшьлек Светлананы урлаулары турында полициягә аның кызы хәбәр итә. Гаризада язылуынча, 13 февральдә ана кеше төзелеш фирмасы офисына эшкә китә, әмма өйгә кайтмый. Төнлә аның кызы билгесез ир-аттан берничә аудио-хәбәр ала. Хәбәрләрдә ир урланган хатын өчен 500 мең сум акча таләп итә. Ул Светлананың тешләрен сугып төшерәм һәм бармакларын сындырам, шулай ук тураклыйм дип тә янаган, кисеп алынган бармаклар фотоларын да салган.

Полиция 13 февраль  көнне Светлананың Киев вокзалында билет алып, перронга чыгуын ачыклаган. Әмма поездга ул утырмаган, шунда аның эзләре югала.

Ана белән кызының элек Һиндстан гыйбадәтханәсенә йөрүләре һәм кришнаитлык динен тотулары билгеле. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас