+28 °С
Болытлы


Зилаер районында кичә, 16 февраль кич, үлемечле юл-транспорт һәлакәте булган.
Республика автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Юлдыбай-Акъяр-Сара юлының 7нче километрында, Ямансаз авылы янында бер-берсенә каршы килүче “Лада”лар бәрелешкән. Бәрелешү шулкадәр каты булган: нәтиҗәдә бер кеше үлгән. Дүрт кеше, шул исәптән бер бала тән җәрәхәтләре алган.
Әле бу һәлакәт буенча тикшерү эше бара, авариядә гаепле кеше ачыклана.