Хәвеф-хәтәр
17 февраль 2023, 04:34

Иң хәвефле вирусларның берсе хакында кисәтәләр

Нинди вирус ул?

mir24.tvmir24.tv
Фото:mir24.tv

Русиянең Роспотребнадзор ведомствосы, Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасына сылтанып, дөньядагы иң хәвефле вирусларның берсе – марбург – кабынуы хакында кисәтә.

Экваториаль Гвинеядә бүгенге көндә бу авыруга шикле 9 кеше үлемее һәм 16 чир йоктыру  очрагы теркәлгән.

Бу уңайдан күзәтчелек ведомствосы санитар-карантин контролен көчәйтте. Русиялеләргә ял итәр өчен эпидемиологик яктан хәвефсез илләрне сайларга киңәш ителә. Роспотребнадзор бу ситуацияне үз контроленә алган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас