+21 °С
Болытлы


Стәрлетамак районының Октябрьский авылында бүген, 16 февральдә, бәхетсез очрак нәтиҗәсендә “ГАЗель” водителе һәлак булган. “Башинформ” агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итүенчә, водитель машинасын җылытырга дип кабызган, үзе салонда утырган. “ГАЗель” газ ярдәмендә йөргән булган. Машина җылынып утырганда шартлау яңгыраган. Ир шунда ук үлгән. Дөрес булса, бүген аның туган көне булган...
Вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru