

“Үлем юлы” дип аталган Уфа-Благовещен трассасында аварияләр саны алты тапкыр кимегән. Узган елның 7 ае эчендә анда 9 кеше һәлак булса, күрелгән чаралардан соң – бер генә. Бу юл төбәк трассаларының иң хәвефлесеннән санала иде. Юл участогы торышы әйбәт булган, әмма водительләр еш кына каршы полосага чыккан. Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, чиновниклар һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре ниләр эшләргә кирәклеге турында зур комплекслы план кабул иткәннәр.
Юлның шул өлешендә сулга борылышларны тыйганнар, киртәләр һәм тавышлы полосалар корганнар, 300гә якын юл билгеләре һәм яңа фотовидеофиксация комплекслары урнаштырганнар, дип сөйләде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. Мондый комплекслы эш тәҗрибәсен уңышлы дип тапканнар. Радий Хәбиров аны авариялелеге югары булган башка юл участокларына карата да кулланырга кушкан.
Чыганак: bashinform.ru