

Гыйнвар аенда мәктәп укучысы күршеләрен зур бәла-казадан коткарган. Вакыйга башкаланың Уфимское шоссе урамындагы күп катлы йортта теркәлгән. Янгын чыккан фатир хуҗабикәсе сүзләренчә, 14 яшьлек Валерий Медведев акыллы һәм грамоталы гамәлләре белән зур янгынны, төтен чыгуны һәм подъездны эвакуацияләүне булдырмый калган.
Янгын кухняда чыккан – кызган майга ут капкан, ә хатын май өстенә су сипкән (алай эшләргә катгый ярамый), ялкын, өерелеп өскә күтәрелгән. Нәтиҗәдә тарттырылган түшәм яна башлаган, фатирны төтен каплап алган. Бер мизгел эчендә фатир хуҗасы югалып калган, тончыга башлаган. Фатир ишеген ачуга ул күршедә яшәүче үсмерне күргән. Малай 101 номеры буенча янгын сүндерүчеләрне чакырткан, янгынны сүндергән, фатир һәм подъезддагы тәрәзәләрне ачкан. Янгын сүндерүчеләр килүгә ялкын тулысынча сүндерелгән булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңлатуларынча, майга ут капса, тиз арада плитәне сүндереп, табаны капкач белән капларга кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үсмерне бүләкләүгә тәкъдим итәчәк.
Чыганак: bashinform.ru