Хәвеф-хәтәр
14 февраль 2023, 10:55

Шәһәр дә, халкы да исән

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә бер бина да җимерелмәгән шәһәр табылган.

Шәһәр дә, халкы да исәнШәһәр дә, халкы да исән
Шәһәр дә, халкы да исән

Эрзин шәһәре мэры Оккеш Эльмасоглу бу күренешне закон кысаларында гына аңлаткан. 42 мең халкы булган Эрзинда биналар җимерелмәгән, кешеләре дә исән.

"Бездә кеше корбаннары да, җәрәхәтләр дә юк иде", - дигән Эльмасоглу. Шул ук вакытта янәшәдәге Османие шәһәре (20 км төньякта), Хатай (110 км көньякта) һәм башкалар җитди зыян күргән.

Мэр ассызыклавынча, шәһәрдә законсыз төзелешләр бөтенләй тыелган. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, ул законсыз төзелешне үз туганнарына да рөхсәт итми, ә шәһәрдә төзелә торган корылмаларның төзелеш нормалары бик җентекләп тикшерелә.

"Мин бер бинаны да законсыз төзергә рөхсәт итмәдем. Миңа ачуландылар, тәнкыйтьләделәр һәм куркыттылар. Ләкин хәзер мине вөҗдан газапламый»,- дигән ул.

Чыганак:kun.uz

Читайте нас