

Безнең Башкортстаннан бордер-колли токымлы эт Төркиядәге җир тетрәүдән соң Кахраманмараш шәһәрендәге йортлар җимереклекләре астыннан биш кешене коткарган.
Торин кушаматлы маэмай хуҗасы, БРның Гадәттән тыш хәлләр комитеты Авария-коткару хезмәтенең штаттан тыш кинологы Надежда Отвесова белән Русиядән Төркиягә 25 волонтердан торган эзләү-коткару командасы составында барган.
12 февральдә эт хәрабәләр астындагы өч кешедән торган гаиләне тапкан. Ул бетон плитәләр астында хәрәкәт тойган һәм бертуктаусыз өрә башлаган. Коткаручылар җимереклекләрне аралагач, кеше тавышлары ишетелгән. Нәтиҗәдә ишелгән йорт астыннан ир, хатын һәм 14 яшьлек баланы алып чыкканнар. Атна буена бу гаилә бетон плитәләр астында яшәгән. Гаиләгә шунда ук медиклар ярдәм күрсәткән. Моннан соң Торин җимереклекләр астында тагын ике кешене тапкан. Аларны да табиблар карамагына тапшырганнар.
Отвесова сүзләренчә, ул Торин белән 2016 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә маэмай үзен профессиональ коткаручы дип таныткан. Торинга югалган кешенең исен белү дә кирәкми, ул хәрабәләр астыннан исәннәрне эзли. Маэмай рәсми рәвештә хуҗасы белән хезмәт итә, ул инде ничәмә тапкыр югалган кешеләрне эзләү операцияләрендә катнашкан.
6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәүләр теркәлде. 1939 елдан алып Төркиядә бу иң көчле җир тетрәүләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига 31 меңнән артык кеше гомерен өзде.
Табигый каза турында билгеле булгач та Русия Президенты Владимир Путин Төркия һәм Сүрия лидерлары Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бәшәр Асадның кайгыларын уртаклашты. “Бу уңайдан тиешле ярдәм күрсәтергә әзербез”, – дип белдерде ил башлыгы.
Чыганак: bashinform.ru