

Пермьдә күп катлы йорт тәрәзәсеннән 10 яшьлек малай егылып төшкән.
Вакыйгага шаһит булган Ольга социаль челтәрләрдә сөйләвенчә, гаилә күптән түгел генә бирегә күченгән. Малай шәһәрне начар белгәнгә күрә аны өченче катта урнашкан фатирда бикләп калдырганнар. Әнисе каядыр киткән булган. рамаганлыгын аңласа да малайның тышта йөреп керәсе килгән, күрәсең. Ул су агып төшәр өчен тәгаенләгән торбага тотынып аска төшмәкче булган, әмма егылган.
“Умыртка сөяге җәрәхәте юкмы икән дип шикләнеп, комтпьютер томографиясе үтәр өчен дәваханәгә алып киттеләр, кул-аяклары селкенә, “ашыгыч ярдәм” табиблары дәвалауларыннан соң авыртынулары бераз басылды. Әнисе дәваханәгә тиз килеп җитте”, – диелә комментарийларның берсендә.
Вакыйга Пермьдә 12 февральдә булган. Тикшерү ошетырганнар.
Сәер хәл. Мәгълүматны ахыранача җиткереп бетмәгәннәр төсле тоела. 10 яшьлек бала “ярамый” дигәнне аңларга тиеш кебек...
Чыганак: lenta.ru