Хәвеф-хәтәр
13 Февраля 2023, 07:48

Биш кабан дуңгызы үлгән...

Сезнең якларда кыргый дуңгызлар бармы?

likes.rulikes.ru
likes.ru

Башкортстанда Россельхознадзор инспекторлары биш үлгән кабан дуңгызына юлыккан.

Үле хайваннар Ишембай, Гафури, Туймазы районнарында табылган. Алардан анализлар алынган. Тикшерү нәтиҗәләре дуңгызларда африка чумасы вирусы юклыгын күрсәткән.

Ведомстводан әйтүләренчә, ветеринар күзәтү бүлеге инспекторлары, даими рәвештә рейдларга чыгып, кыргый дуңгызларның санын исәптә тота, үлү очракларын ачыклый, тикшерә. Бу дуңгызлар арасында африка чумасы чире таралмауны кисәтү өчен эшләнә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас