

Русия коткаручылары Кыргызстан һәм Белоруссиядән килгән коллегалары белән Төркиядәге эзләү-коткару эшләре барышында җир тетрәүдән соң 160 сәгать үткәч тә җимереклекләр арасыннан исән кешене коткарганнар.
“Ирне хәрабәләр арасыннан коткару дүрт сәгатьтән артык вакыт дәвам итте. Эшләр караңгыда, конструкцияләр ишелү куркынычы янаганда барды”, – диелә хәбәрдә. Каза күргән иргә тәүге ярдәмне хәрабәләр арасына керә алган Русия табиблары күрсәткән. Моннан соң аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.
Моңа кадәр Истанбулның янгын сүндерүчеләре Төркиянең Хатай провинциясендә эзләү-коткару эшләре башланып 162 сәгать үтүгә җимереклекләр арасыннан 16 яшьлек кызны коткарган. Бу вакыйгаларны могҗизга тиңләп буладыр. Арытаба тернәкләнә күрсеннәр инде. Ни дисәң дә, исәннәргә – яшәргә. Бик авыр булса да...
6 февральдә 4:17 сәгатьтә магнитудасы 7,7 балл булган җир тетрәү Төркиянең Пазарчик районында Кахраманмараш шәһәрендә булды. 1939 елдан алып ул иң көчлесе булып теркәлде. Төркиянең Кайсери, Адану, Мерсин һәм Хатай шәһәрләрендә дә җир асты селкенүләрен дә тойганнар. Моннан тыш, Сүриядә, Ливанда, Гыйракта һәм башка илләрдә дә җир тетрәүләр теркәлгән. Иң көчлеләре Төркия белән Сүриядә булып, Төркиядә һәлак булучылар саны 30 мең кешегә якынлашты. Сүриядә табигый каза 3,5 мең кеше гомерен өзде.
Бик зур кайгы... Табигать алдында барыбыз да көчсез без...
Чыганак: lenta.ru