Хәвеф-хәтәр
12 февраль 2023, 13:30

Грузиядә ике җир тетрәве теркәлгән

24newnews.ru24newnews.ru
Фото:24newnews.ru

Бүген, 12 февральдә, Грузиянең көнбатышында 4,4 һәм 3,3 магнитудалы ике җир тетрәве теркәлгән. Бу хакта «Известия»  Сейсмик мониторинг үзәгенә сылтанып  хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, 4,4 магнитудалы беренче җир тетрәү җирле вакыт белән 12.07 сәгатьтә  булган. Шуннан соң 14 минут узгач, 12.21 сәгатьтә  3,3 магнитудалы икенче җир тетрәү теркәлгән. Һәр ике очракта да җир тетрәү үзәге Бахмаро курорты янындагы Гоми авылында булган.

Йортларның җимерелүе һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар әлегә юк.

Кичә, 11 февральдә, Грузиянең Гурия төбәгендә 4,3 магнитудалы җир тетрәү булган иде. Ул 18.33 сәгатьтә Бахмаро курортыннан 3 чакрым көньяк-көнбатышта теркәлгән.

6 февральдә Төркия белән Сүриядә 7,8 магнитудалы җир тетрәүләре теркәлде. Соңгы мәгълүматлар буенча,  ике көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә Төркия белән Сүриядә 28 меңгә якын кеше һәлак булган. Җимерекләрне аралау һәм кешеләрне коткару эшләре әле дәвам итә. Төркиядә 12 февральгә кадәр гомуммилли матәм игълан ителде. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас