

Ростов-на-Дону шәһәрендә ана белән кызы фатирда электр самокаты шартлаганнан соң үлгән.
Янгын биш катлы йортның икенче катында чыккан. 39 яшьлек хатын шунда ук һәлак булган, аның 16 яшьлек кызы фатирда һушсыз табылган, ашыгыч ярдәм машинасында ул да үлгән, 43 яшьлек гаилә башлыгын икенче һәм өенче дәрәҗә пешүләр белән хастаханәгә озатканнар.
Беренчел версия буенча, янгын чыгу сәбәбе – электр самокаты шартлавы. Аны бер көн алда ата-ана кызларына бүләк иткән булган. Бу гаилә Ростов-на-Донуга Луганск халык республикасыннан күченеп килгән булган.
Чыганак: lenta.ru