Хәвеф-хәтәр
11 февраль 2023, 10:10

Кеше дә үлгән

Янгын нәтиҗәсендә гараж, автомобиль зыян күргән.

МЧС по РБМЧС по РБ
Фото:МЧС по РБ

Башкортстанда гаражда янгын сүндергәндә ир-ат мәете табылган.

БР буенча МЧС матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Дүртөйле шәһәрендә гараж кооперативларының берсендә янгын турында хәбәр 11 февраль иртәсендә килә.

Янгын нәтиҗәсендә 4×6 метрлы кирпеч гаражга һәм ВАЗ-2107 автомобиленә зыян килгән. Кызганычка каршы, янгын сүндерү вакытында һәлак булган ир-ат табылган. Вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары әлегә ачыклана.

Янгын сүндерүчеләр республика халкына гаражларда газ баллоннары, яна торган сыеклыклар һәм материаллар саклауга юл куймау турында кисәтә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас