

Кызганычка каршы, Төркиядә көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны арта. Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, әлеге сәгатьләрдә анда 18 342 кешенең һәлак булуы билгеле. 72 424 кеше яраланган. Җир тетрәү булган урыннан 75 780 кеше башка өлкәләргә күчерелгән.
Билгеле булуынча, 6 февральгә каршы төндә Төркиядә Сүрия белән чиктәш Газиантәп каласына якын урында 7,7 амплитудалы җир тетрәве булды. Галимнәр илдә беренче җир тетрәгән минуттан алып барлыгы 285 җир асты селкенүен теркәгәннәр. Аларның күбесе Төркиянең үзәк өлешендә теркәлгән.
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган әлеге җир тетрәве 1939 елдан алып көчлесе булды, диде. Ул Әнкарага җир тетрәве китергән казаларны бетерүдә дөньяның 60 иле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.