Хәвеф-хәтәр
10 февраль 2023, 08:04

Русия Сүриягә ярдәм күрсәтә

Кызганычка каршы, Төркиянең күршесе булган Сүриядә дә корбаннар саны меңнән артып китте.

Русия Сүриягә ярдәм күрсәтәРусия Сүриягә ярдәм күрсәтә
Русия Сүриягә ярдәм күрсәтә

Кызганычка каршы, Төркиянең күршесе булган Сүриядә дә корбаннар саны меңнән артып китте. Соңгы мәгълүматлар буенча, 1347 кеше һәлак булган. 2295 кеше каза күргән.
Сүриядә җир тетрәүдән каза күрүчеләргә Русия коткаручылары һәм хәрбиләре ярдәм итә. Вакытлыча урнаштыру пунктларына тораксыз калган йөзләрчә кеше җыелган. Безнең хәрбиләр казага тарыганнарга ризык һәм кием-салым тарата, табиблар исә яраланганнарга медицина ярдәме күрсәтә.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өченче тәүлек инде җимереклекләрне җыюда катнаша. Алар эзләү-коткару операцияләре өчен үзләре белән махсус техника алып килгән.
Коткаручыларыбыз Сүриянең Латакия, Алеппо һәм Хам провинцияләрендә 3 көн эчендә җимерекләр астыннан 47 кешене коткарган, 225 кешегә медицина ярдәме күрсәткән.

ФОТО:"Известия"

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас