

Вакыйга Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендә булган. Ана кеше баласы үлгәннән соң табибларны ваемсызлыкта гаепләп туры эфирга чыккан. Табибларга карата җинаять эше ачканнар ачуын, әмма баланы кире кайтарып булмый бит. Кызның бер атна элек температурасы күтәрелә. Әнисе белән әтисе алты көн аны төшерә алмаганнар. Участок табибы антибиотиклар эчергә куша, әмма кызның хәле мөшкелләнә генә бара. Аны ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән хастаханәгә алып китәләр. Табиблар әнисенә борчылмаска, тынычланырга кушалар. Баланың аяклары ойый башлый, шул вакытта да табиблар массаж ясарга куша. Алар бары тик кызны көзән җыера башлагач кына йөгерешә башлый. Әмма соң була: кызчык әнисенең күз алдында соңгы сулышын ала. Беренче сыйныфта укыган кызның үлем сәбәбе дип миенең шешенүен атыйлар. Вакытында ярдәм күрсәтмәгән табибка дүрт ел ирегеннән мәхрүм итү яный. Баланы соңгы юлга әтисе берүзе озаткан. Икенче кызлары да ОРВИ белән авырып ята, хатынына ангина диагнозы куйганнар.