Хәвеф-хәтәр
10 февраль 2023, 10:23

Карда табылган 10 айлык бала нихәлдә?

Бу хәл Уфада булган. 

Карда табылган 10 айлык бала нихәлдә?Карда табылган 10 айлык бала нихәлдә?
Карда табылган 10 айлык бала нихәлдә?

Шушы көннәрдә исерек ана аркасында кардан табылган 10 яшьлек кызчык турында язган идек. Исегезгә төшерәбез, исерек хатын кунактан кайтып килгән. Роза Люксембург урамында шәхси секторда ул баласын карга төшереп җибәргән. Бала күпмедер вакыт ялангач килеш карда яткан.

Баланың ачыргаланып елавын күрше йортта яшәүче ир ишетеп калган, ул дуслары белән сабыйга тиешле ярдәм күрсәткән. Битараф булмаган ир баланы үзенең өс киеменә салып ураган һәм медикларны чакырткан. Кызчыкны дәваханәгә салганнар. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 48 яшьлек хатынның биш баласы бар. Иң өлкән улы калган 3 баланы опекага алган, чөнки сәрхүш хатын ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Дәваханәдән терелеп чыккач, сабыйны бала йортына урнаштырачаклар.

"Сабыйның хәле канәгатьләнерлек. Дәваханәгә салганда, нәни бераз өшегән иде", - диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. Бу хәлгә төбәктәге Тикшерү комитеты игътибар иткән. Сабыен салкында тышта калдырган хәсрәт-анага җинаять җаваплылыгы яный.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас