

Галим аңлатуынча, соңгы 4 елда планетада сейсмик активлык сүрәнләнгән. "Бар нәрсәнең уртачага омтылуын искә алганда, якындагы 5 елда сейсмик активлык уртачадан югарырак булачак дип күзаллауга нигез бар", - ди ул. Шуның нәтиҗәсендә җир тетрәүләр ешаячак, ди.
Әмма галим иң көчле җир тетрәве кайсы урында булачагын төгәл әйтү мөмкин түгел ди .
Ул безнең илдә сейсмик яктан куркыныч урыннар билгеле булуын искә төшерә. Русиядә ул Камчаткада, Курилда, Сахалинда, Байкалда, Алтай-Саянск краенда һәм Кавказда.
"Болар җир тетрәгән төп урыннар һәм ул урыннарда озак кына вакыт җир тетрәгәне булмады , димәк, якындагы вакытларда нәрсәдер булу ихтималы зур",- дип саный галим.
Фото:radiosputnik.ria.ru