Хәвеф-хәтәр
10 февраль 2023, 08:17

Эш урынында үлгәннәр

Кем гаепле?

daily-go.rudaily-go.ru
daily-go.ru

Узган атнада Башкортстанда дүрт кешенең гоемере эш урыннарында өзелгән. Алар – 57 яшьлек слесарь-торба салучы, 52 яшьлек электр һәм газ буенча эретеп-ябыштыручы, 33 яшьлек водитель һәм 30 яшьлек йөк төяүче.

“Бу – сәламәтлекләре кинәт начараю сәбәпле, эш урыннарында гомерләре өзелүчеләр буенча атналык статистика, – диләр республиканың дәүләт хезмәт инспекциясеннән. – Моңа битараф калу мөмкин түгел”.

Узган ел ведомство хезмәткәрләре эш урыннарында булган 109 үлем очрагын тикшергән. Һәм 53 фаҗиганең сәбәбе хезмәт вакытында алынган җәрәхәтләр түгел, ә нәкъ сәламәтлек торышы булган. Аларның күбесе – хезмәт яшендәге ир-егетләр.

Билгеле булуынча, эш вакытының норма дип саналган озынлыгы – атнасына 40 сәгать. Кайсыбер категория кешеләр өчен кыскартылган вакыт карала.

“Шуны истә тоту мөһим: эш атнасының озынлыгы нинди булуга карамастан, атналык ял 42 сәгатьтән, ә водительләр өчен 45 сәгатьтән ким булмаска тиеш, – дип кисәтәләр хезмәт инспекциясе вәкилләре. – Ялсыз эшләү – ул кагыйдәләрне бозу. Мондый күренеш үтә дә кирәк булган очракларда гына рөхсәт ителә. Ә эш бирүчеләр бу хакта еш кына “онытып җибәрә”. Монда Хезмәт кодексының 113нче маддәсен белергә кирәк. Аңа ярашлы, ялларда һәм эш көне булмаган бәйрәмнәрдә хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү язма ризалык буенча гына башкарыла”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас